Җәй буена «Театральный» шәһәр скверы сәхнәсе буш тормады.
Бер яктан, һәр чыгыш яшь талантларның ышанычын ныгыта икән, икенче яктан – музыка мәктәбе, иҗат үзәге, район үзешчәннәре чыгышлары шәһәрлеләргә чын-чынлап ләззәт бүләк итә.
Узган җомгада биредә яңадан җырлар яңгырады, бию коллективлары чышларын бүләк итте.
- Ирем белән көн саен бирегә киләбез, һичшиксез, сәгать-ярым биредә уздырабыз, – диде хезмәт ветераны Ләлә Сабытова. - Сәхнәгә яшьләр, малайлар, кызларның чыгуы бик ошый. Мин аларның елдан-ел яхшырак һәм остарак җырлавын да билгеләп үтәм. Мондый сквер булдыру, безгә, шәһәрлеләргә дә, ял итәргә дә, мәдәни мохиткә чумарга да, балаларга иҗади чыгыш ясарга да яхшы мөмкинлек.
Ләлә Галимҗановна әйтүенчә, ул үзе сәхнәгә чыкмаган, ә менә яхшы җыр барышында биергә дә насыйп булган икән.
– Шул ук мәйданчыкта безне ирем белән бергә 50 ел бергә гомер итүебез уңаеннан котлаганнар иде, ә бүген Төзүчеләр көне, безнең өчен бу мөһим вакыйга, менә алдагы рәтләрдән урын алдым, элеккеге бергә эшләгән хезмәткәрләр дә килергә тиеш, – диде ул.
Сабытовлар гына түгел, башка күп кенә шәһәр халкы да мәдәни мәйданда ял итүне өстен күрә.
– Без мондый концертларны көн саен карарга әзер, - дип фикерләре белән уртаклашты Роза Тимербаева. Аларны Нурлатта талантлы яшьләр күп булуы шатландыра.
Бәлки, бу кечкенә сәхнәдә үз якташлары алдында чыгыш ясау кемгәдер зур иҗади тормышка беренче старт та булыр...