Татарстан буенча РПФ бүлегенең клиентлар хезмәте мәгълүматлары буенча (бүлек хокукларында) Нурлат иминиятчеләре Россия Пенсия фонды белән электрон элемтә каналлары буенча документлар алмашу, шул исәптән эш бирүче аша үз хезмәткәрләренә пенсияләрне рәсмиләштерү турында килешү төзүне дәвам итәләр.
Булачак пенсионерның язма ризалыгы булганда, предприятиенең кадрлар хезмәте сакланган элемтә каналлары буенча пенсия билгеләү өчен кирәкле документларны алдан ук РПФка җибәрә.
Алдан гражданинга индивидуаль шәхси счеттан өземтә белән танышырга кирәк. Моны РПФ сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында электрон рәвештә, шулай ук РПФ клиент хезмәтенә яки КФҮгә шәхсән мөрәҗәгать иткәндә башкарырга мөмкин.
Картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү процессына йогынты ясый торган нинди дә булса мәгълүматлар булмаган очракта, иминләштерүче яки хезмәткәр карамагында булган документлар, мәсәлән, хезмәт кенәгәсе, бала туу турында таныклык, хәрби билет, 2002 елның 1 гыйнварына кадәр хезмәт хакы турында мәгълүмат тапшырыла. Пенсия фонды белгечләре җитмәгән мәгълүматларны мөстәкыйль рәвештә соратып ала, граждан элек эшләгән архивларга һәм оешмаларга запрослар җибәрә.
Документлар белән алдан эшләү тәмамланганнан соң, булачак пенсионерга пенсиягә хокук җиткәнгә кадәр Пенсия фонды сайтында Шәхси кабинет аша тиешле гариза гына тутырырга калачак.