2022 елның 20-29 август көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә (4 сыйныф) һәм урманнарда югары гадәттән тыш янгын чыгу куркынычы (5 сыйныф) саклана.
Начар метеорологик күренешләр фаразланмый.
2022 елның 20 августында 18 сәгатьтән алып 21 августта кичке 18 сәгатькә кадәр алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез.
Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 12 метрга кадәр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы +6..+11˚.
Көндез һаваның максималь температурасы +27..+31˚.