Нурлат районы Чияле алан авылы клубында "Эх, алмалары"дип исемләнгән кич утыру үткәрелде.
19 августта православие динендәгеләр Алма Спасын билгеләп үтте. Бу көн уңышның беренче бәйрәмнәреннән берсе булып тора, ышанулар буенча, табигать җәйдән көзгә һәм кышка таба борыла.
Авыл халкы вакытны күңелле һәм файдалы итеп үткәрде. Чара барышында тәмләп сөйләштеләр, чәй эчтеләр, сусыл алма уңышы белән сыйландылар.