Нурлатлылар актив рәвештә СНИЛСларын рәсмиләштерә

2022 елның 20 августы, шимбә

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия Фонды бүлегенең Нурлат районындагы клиентлар хезмәте белгечләре (бүлек хокукларында) билгеләп үткәнчә, татарстанлылар рәсмиләштергән 20 650 данә полис арасында нурлатлыларның актив өлеше дә бар.

ЗАГС органнарында яңа туган баланы теркәгәннән соң мәгълүматлар автомат рәвештә Пенсия фондына тапшырыла. Фонд белгечләре балага СНИЛСны мөстәкыйль рәвештә рәсмиләштерәләр һәм дәүләт хезмәтләре порталында әнинең шәхси кабинетына хәбәрнамә юллыйлар.

- 2020 елдан башлап дәүләт яки муниципаль хезмәтләр алу өчен шәхси счетның иминият номеры язылган кәгазь таныклыгы кирәк түгел. Баланың СНИЛСы турындагы мәгълүматны әти-әниләренә мобиль җайланмада язарга яки сакларга, һәм иминият номерын таләп буенча хәбәр итәргә кирәк, - дип аңлата клиент хезмәте башлыгы Рушания Шакирова.

 Шулай ук баланың СНИЛСы турындагы мәгълүмат әнисенә дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси профильдәге анкета мәгълүматлары РПФка ЗАГС органнарыннан кергән мәгълүматларга туры килү шарты белән килә, дип игътибар итә. Шуңа күрә фамилия алыштырганда, хатын-кызга әлеге мәгълүматларны порталда да яңартырга киңәш ителә. Югыйсә баланың СНИЛСы аның шәхси кабинетында чагылыш тапмаска мөмкин. Әгәр әнинең дәүләт хезмәтләре порталында теркәлүе юк икән, РПФ яки КФҮ клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп, сабыйга СНИЛС алырга мөмкин. Балаларны уллыкка алган гаиләләр өчен шулай ук СНИЛС рәсмиләштерүнең элеккеге гариза тәртибе саклана, чөнки кирәкле мәгълүматларны уллыкка алучылар үзләре генә тапшыра ала.

- СНИЛСны электрон рәвештә яки гади кәгазьдә бастырып чыгарырга теләгән очракта саклап калырга мөмкин. Шул ук вакытта элек бирелгән иминият таныклыклары гамәлдә булуын дәвам итә, – ди Рушания Мөбиновна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International