Бүген Яшел Үзәндә Республика август киңәшмәсенең пленар утырышы узды. Биредә район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов җитәкчелегендә нурлатлылар да катнашты. Яшел Үзәннең 18нче күппрофильле лицеенда узган киңәшмәнең темасы цифрлаштыру чорында тәрбия һәм белем бирүгә багышланган иде.
Утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ мәгариф министры урынбасары Татьяна Васильева, ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм башка вазыйфаи затлар катнашты. Шулай ук республиканың муниципаль районнары башлыклары, мәгариф идарәсе муниципаль органнары җитәкчеләре, югары уку йортлары ректорлары һ. б. катнашты