Яңа уку елы алдыннан Нурлат шәһәре прокуратурасы хезмәткәрләре, Дәүләт автоинспекциясе Нурлат районы белән берлектә, район белем бирү учреждениеләренә балаларны йөртүгә җәлеп ителгән мәктәп автобусларын тикшерә.
Беренче чиратта Глонасс-112 системасының үтемлелеге һәм төзеклеге, тахографның гомуми техник торышы, кызгылт сары төстәге маяклар һәм башка тышкы яктырту приборлары эшләве, тормоз системасының төзеклеге, куркынычсызлык каешлары булу, шиналарның протекторының тузмаган булуы, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча тематик листовкалар урнаштыру, машина йөртүчеләрнең документациясе һәм куркынычсызлыкка тәэсир итә торган башка параметрлар тикшерелә. Башлангыч бәяләүләр буенча мәктәп автобуслары паркы торышы канәгатьләнерлек хәлдә. 31 транспорт чарасының 6сы ремонтта. Шуңа күрә мәктәп автобусларының 2022-2023 уку елында балаларны йөртүгә әзерлеген тикшерү тәмамланганнан соң гына төгәлләштерергә мөмкин булачак.
– Бүген безнең предприятие территориясендә без районда булган барлык мәктәп автобусларын җыйдык, планлы тикшерү уздырабыз, - диде Нурлат АТПсы генераль директоры Идрис Кәримов, шулай ук районда мәктәп автобуслары паркы яңартылуын билгеләп үтте. - Соңгы елларда 15 яңа автобус алдык. Аерым кисәтүләр юк, эшләп бетерүне таләп итә торган кайбер моментлар бар. Алар барысы да пассажирлар ташу башланганчы бетереләчәк.
Шуның белән бергә, мәктәп автобусларының барлык шоферлары да тәҗрибәле, һәркайсының эш стажы 10 елдан да ким булмаган, дип билгеләп үтелде. Алар барысы да юл хәрәкәте иминлеге, терроризмны профилактикалау һәм санитар-эпидемиологик чаралар буенча җентекле инструктаж уза. Яңа уку елы да хәвеф-хәтәрсез узар дип өметләнәбез.
- Мәктәпкә илткән юлда балаларның куркынычсызлыгы һәм кире кайту куркыныч тудырмаска тиеш, - дип мөрәҗәгать итте машина йөртүчеләрнең игътибарын Нурлат шәһәрендәге ЮХИДИ идарәсенең профилактика бүлеге башлыгы Гөлфия Гыймалтдинова.