Нурлатта мөселманнар өчен яңа ритуаль хезмәт барлыкка килде

2022 елның 19 августы, җомга

Тимерьюлчылар микрорайоны мәчетендә мөселман кануннары буенча мәрхүмне юып соңгы юлга озату мөмкинлеге булган махсус бина ачылды.

Бүген аның ачылышы булды. Ачылышта район мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов, мәчетнең имам-хатыйбы Харис хәзрәт Бакиров, шулай ук мәхәллә мөселманнары, шәһәр халкы катнашты.

"Районда мондый хезмәткә ихтыяҗ зур иде, – дип уртаклашты Наил хәзрәт. - Өйдә юу, бу һәрвакытта да санитар нормаларга туры килми. Биредә җирләү йоласы бөтен кагыйдәләр буенча башкарылачак".

Тимерьюлчылар микрорайоны мәчете имамы җитәкчелегендә һәм халык ярдәме белән моңарчы дини чараларга яки намазга килгән мөселманнарга тәхәрәт алу өчен хезмәт иткән бина ремонтланган. Мәет юу өчен кирәк булган бөтен әйбер дә сатып алынган: комган, носилка һ.б. бинага җылы су, җылылык үткәрелгән. Теләгән очракта, җирләү җыелмасы әйтик, саван – кәфенлек тукыма белән белән тәэмин итү мөмкинлеге дә бар. Җәй көне мәрхүм белән саубуллашуны мәчет ишегалдында үткәрергә, ә кыш көне махсус бүлмәне ремонтларга һәм төзекләндерергә планлаштыралар.

"Шуңа бәйле рәвештә, төзелеш өлкәсендә эш тәҗрибәсе булган нурлатлыларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәсе килә, – диде Харис хәзрәт. - Барлык ремонт эшләрен мәхәллә кешеләре башкара, ә бу бүлмәдә яңадан планлаштыру таләп ителә, бу безнең генә көчебездән килми шул.»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International