18 август көнне Нурлат шәһәренең Никахлашу сараенда агымдагы елның апрель һәм май айларында туган яңа туган балалары белән гаиләләр котлаулар кабул иттеләр.
«Яңа туган балага бүләк» район акциясе кысаларында сигез гаиләне хөрмәтләделәр. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча вазыйфаларын башкаручы Ольга Медникова аларга җылы теләкләрен җиткерде.
Исегезгә төшерәбез, истәлекле бүләк тапшыру тантанасы атна саен пәнҗешәмбе көнне уза.