"Әбиләрчә кайгырту" акциясе кысаларында җыелган җылы әйберләр Донбасс халкына җибәрелде

2022 елның 19 августы, җомга

Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты шулай ук азык-төлек продуктлары, шәхси гигиена чаралары һәм мәктәп кирәк-яраклары җыюны оештырды.

Бүген "Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе Украинаның азат ителгән территорияләрендә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм җыеп җибәрде. 

Партиянең җирле бүлекчәсе башкарма комитетында билгеләп үтүләренчә, "Әбиләрчә кайгырту" акциясе мәгариф бүлеге, җирлекара үзәк китапханә, мәдәниятне үстерү үзәге һәм Нурлат шәһәренең битараф булмаган гражданнары ярдәме белән оештырылды.

Шулай ук Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты шәһәрнең шәхси эшмәкәрләре ярдәме белән азык-төлек, шәхси гигиена чаралары һәм мәктәп кирәк-яраклары җыюны оештырды.

"Чит кешенең кыен хәлдә калуына битараф булмаган кешеләрнең гуманитар ярдәм җыюга кушылулары смөенечле", - дип билгеләп үтте Нурлат җирле бүлекчәсенең башкарма секретаре Оксана Ермилова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International