Нурлатның өлкән гражданнарына адреслы ярдәм күрсәтелә.
«Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе тарафдарлары советы Яшь гвардиячеләр һәм «Форпост» әгъзалары белән берлектә хәйрия акциясе оештырды.
Шушы көннәрдә "Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе тарафдарлары советы рәисе Ольга Пакшина, «Яшь гвардия» җирле бүлекчәсе җитәкчесе Резедә Елауркина һәм "Форпост" үзәге белгече Әлфия Билданова Нурлат шәһәрендә яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар белән очрашты. Алар өлкән буын кешеләренең сәламәтлеге, ихтыяҗлары һәм проблемалары белән кызыксынды, шулай ук җылы теләкләр белән азык-төлек җыелмалары тапшырды.