«Үткәнгә караш» күргәзмәсен Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музее коллективы шәһәр Мәдәният сараена керү юлында ук оештырды.
Ул шәһәрлеләрнең игътибарын җәлеп итте, алар арасында һәвәскәр фотографлар да күп булды. Рәфыйк Хаҗиев, күргәзмәне очраклы гына күргән: үз эшләре буенча барганда, элеккеге фотоаппаратларның күчмә экспозициясен күреп, яныннан узып китә алмый туктаган.
Күргәзмә белән танышкач, ул алга таба ашыкты. Тик ярты сәгать дә үтмәде, яңадан фотоаппарат белән әйләнеп килгән
- Менә музейга бүләк итәргә булдым. Менә дигән экземпляр. Яхшы эшли, – дип фондның өлкән саклаучысы Таңсылу Габдрахмановага яңа экспонатны бүләк итте.
– Безнең күргәзмә 19 августта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья фотография көненә багышлана. Бу - фонд күргәзмәсе, ягъни әлеге экспонатлар музейның ачык экспозицияләрендә күрсәтелми, - дип аңлатты музей экскурсоводы Розалия Вилданова.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күргәзмәдә музей фондында сакланучы экспонатларның бер өлеше генә тәкъдим ителгән. Анда 30дан артык төрле модельле фотоаппарат, шулай ук матбугат өчен кирәкле барлык техника бар. Боларның барысы да музейга район халкы тарафыннан бүләк итеп тапшырылган.