Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин «Яшәү мохите» VI Бөтенроссия урбанистика форумында катнаша

2022 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Бүген, 18 августта, Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин «Яшәү мохите» VI Бөтенроссия урбанистика форумы эшендә катнаша. Бу урбанистика өлкәсендә төп вакыйгаларның берсе. Ул Тамбов шәһәрендә РФ Төзелеш министрлыгының «Кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне үстерү» форумы белән берлектә уза.

Быел «Яшәү мохите» форумы шәхси торак төзелешен үстерүнең нәтиҗәле инструментларына һәм инициативаларына, шул исәптән иң яхшы төзелеш практикаларына һәм бу өлкәдә кабул ителгән яки кирәкле законнарга багышланган. Бу -  хакимият вәкилләре, шәһәр халкы, төзүчеләр, Россия һәм чит ил архитекторлары, урбанистика өлкәсендәге белгечләр арасында тәҗрибә уртаклашу өчен уникаль мәйданчык. Шәһәр төзелешенә яңа карашлар, уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру буенча конкрет карарлар эшләү буенча фикер алышу планлаштырыла. «Яшәү мохите» форумы Россиянең 84 төбәгеннән 230 шәһәр вәкиле катнашында уза.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International