Нурлат районы китапханәсе хезмәткәрләре балалар лагерында танып-белү уеннары үткәрде

2022 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Җирлекара үзәк китапханә хезмәткәрләре «Заречный» балалар сәламәтләндерү лагеренда кызыклы чаралар үткәрде.

Алар "Көчле, кыю, җитез һәм оста көн" спорт-күңел ачу программасын оештырып, рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрде.

Чараның программасы бик бай иде. Аның барышында балалар вакытларын күңелле, мавыктыргыч һәм бик кызыклы үткәрде, шулай ук гадәти булмаган «Гратаж»техникасында рәсем ясарга да өйрәнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International