Мәгариф идарәсе хезмәткәрләре яшь нурлатлыга мәктәпкә җыенырга булышты

2022 елның 17 августы, чәршәмбе

Нурлат районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе дәвам итә. Бу атнада аңа мәгариф идарәсе хезмәткәрләре дә кушылды. Идарә җитәкчесе Алсу Рәхмәтуллина коллектив исеменнән Нурлат гимназиясенең беренче сыйныф укучысы Илья Кадушкинга канцелярия кирәк-яраклары тутырылган мәктәп портфелен бүләк итте.

– Безнең өчен бу бик вакытлы ярдәм, - дип рәхмәт белдерде күп балалы әни Евдокия Александровна. - Ире сәламәтлеге буенча вакытлыча эшләми, чөнки аны карау таләп ителә, үзе дә эшен калдырырга мәҗбүр хәзергә. Балалары - өчесе дә мәктәп укучылары. Мәктәп формаларын сатып алганнар инде, ә менә Ильяга портфель сатып алырга өлгермәгәннәр икән әле. Бик вакытлы ярдәм.

Илья исә түземсезлек белән мәктәпкә барганын көтә, ул укый да, яза да белә икән инде. "Әни кебек зур булырга телим", - дип аңлатты ул бу омтылышын. Хәзер үк аның пөхтә һәм тәртипле укучы булачагы күренә. Аңа мәктәп рюкзагы тапшырганда, сак кына аны җилкәсенә элде, әйберләрен өйдә карыйм, дип елмайды ул.

– «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе 2007 елдан бирле үткәрелә, – диде Алсу Насыйх кызы. – Быел әлеге акция кысаларында Луганск Халык Республикасында яшәүче балалар өчен дә ярдәм оештырыла. Акциядә катнашырга теләүчеләр "Бердәм Россия”нең җирле бүлекчәсенә мәктәп кирәк-яраклары алып килә алалар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International