Бу атнада "Мобиль поликлиника" автопоезды Иске Чаллыда урнашкан. Бирегә 4 торак пункттан авыл халкын алып киләләр. Халыкны башка авыллардан транспорт белән алып килү өчен Нурлат РҮХ һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Гармония» автомобильләре файдаланыла.
Узган атнада «Мобиль поликлиника» күчмә комплексы Мамык авылында урнаштырылды. Биредә Бутаиха, Сәләнгеш, Зүзәй, Төрнәс, Тюрсовхоз авылларында яшәүчеләр табиб тикшерүен узды.
Барлыгы 264 кеше табиб-терапевт, шулай ук тар белгечләр – кардиолог, эндокринолог, күз табибы, ЛОР, гинеколог, УЗИ диагностикасы табибы тарафыннан карап тикшерелде.
Фото: "Нурлат-Информ"архивынан