Яшь нурлатлылар «Раздолье» балалар лагерына китте

2022 елның 17 августы, чәршәмбе

Нурлат районында яшәүче аз тәэмин ителгән һәм авыр тормыш шартларына дучар булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар «Раздолье» балалар сәламәтләндерү лагерында 3 атна ял итәчәк.

Ул Чистай районының Змеево авылында урнашкан. Санаторий территориясе матур итеп төзекләндерелгән һәм яшеллеккә күмелгән.

Шифаханәдә уңайлы һәм кызыклы ял итү өчен барлык шартлар да тудырылган. Балалар көн режимын саклый, күп вакытны саф һавада үткәрәләр, дөрес тукланалар, бу балаларны савыктыруга, аларның физик һәм психологик көчләрен яңадан торгызуга ярдәм итәчәк.

Ял иткәндә балалар бик күп уңай эмоцияләр, күңел күтәренкелеге һәм яңа уку елына позитив хис-кичерешләр алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International