Нурлат районында урып-җыю чорында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык таләпләрен үтәү айлыгы дәвам итә

2022 елның 17 августы, чәршәмбе

Урып-җыю сезоны -  авыл хуҗалыгында бик җаваплы чор.

- Бәхетсезлек чыгу очракларының төп сәбәпләре – техника куркынычсызлыгы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча инструктажны бозу, комбайн кабинасында чит кешеләр булу, шәхси саклану чараларын кулланмау, - ди районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ирек Шәрәфетдинов. - Хезмәтне саклау айлыгы кыр эшләрендә катнашучы кешеләрнең тормышын һәм сәламәтлеген саклау мәсьәләләренә игътибарны арттыруга юнәлдерелгән, шуңа күрә хуҗалыкларда тиешле чаралар үткәрерү мөһим.

Ай дәвамында районда хезмәткәрләрнең хезмәтне саклау, урып-җыю комбайннарының, тракторларның, ашлык чистарту техникасының техник торышы буенча планнан тыш инструктажлар һәм белемнәрне тикшерү, кыскасы, хезмәткәрләрнең сәламәт һәм имин хезмәт шартларын тәэмин итү мәсьәләләре игътибар үзәгендә булачак. Комбайннар экипажлары янгын сүндерү җайланмалары һәм медицина аптечкасы, махсус кием, шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителергә тиеш. Янгыннарны булдырмас өчен авыл хуҗалыгы оешмаларының ихтыярый янгын сүндерү формированиеләренең тәүлек әйләнәсе кизү торуын оештырыру таләп ителә.

Хезмәтне саклау айлыгы 8 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк, ә 29 августта Бердәм хезмәтне саклау көне билгеләп үтеләчәк.

Фото: "Нурлат-Информ"архивыннан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International