Уку елы алдыннан Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнары территориаль бүлегендә балалар товарлары сыйфатыс буенча кайнар линия эшли башлады.
Бүген «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Нурлат территориаль филиалында балалар товарлары, мәктәп кирәк-яраклары сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлады.
2022 елның 26 августына кадәр белгечләр балалар киеме, аяк киеме, уенчыклар, мәктәп формасы, канцелярия товарлары, балалар туклануы сыйфаты һәм куркынычсызлыгына кагылышлы сорауларга җавап бирәчәкләр, балалар һәм яшүсмерләр өчен билгеләнгән товарлар категориясенә карата гамәлдәге норматив таләпләргә аңлатма бирәчәк.
Кайнар линиягә эш көннәрендә 9дан 17 сәгатькә кадәр 884345-2-08-83, 2-05-38 телефоннары буенча шалтыратырга мөмкин.
Баш белгеч-эксперт Әбделганиева А. М.