Бал бәйрәмендә алар саклагыч әйберләр әзерләү буенча мастер-класс үткәрде.
Безнең коллектив шәһәрдә үткәрелә торган төрле чараларда, бәйрәмнәрдә һәрвакыт актив катнаша. Үзәк мәйданда узган бал фестиваленнән дә читтә калмадык. Әлеге күңелле бәйрәм кунаклары өчен саклагыч җисемнәр ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Чөнки “Бал Спасы”на элек-электән төрле үләннәрдән һәм чәчәкләрдән торган кечкенә букетлар “мәкчекләр” ясаганнар. Электән үк мондый букетка һичшиксез көнбагыш, календула, әрем, мәк башлары, бәрхет гөл, балан һәм мята кергән.
Нурлатлылар бик теләп саклагычлар әзерләүдә катнашты, һәр катнашучыга да бу шөгыль бик ошады.
Нурзия Фәтхетдинова «Башаккай» балалар бакчасы тәрбиячесе