Республика экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков һәм Нурлат районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин Иске Әлмәт авыл җирлеге халкы белән очрашты.
Авыл халкы белән ачык диалог ышанычлы мөгамәләдә узды. Алмаз Әхмәтшин районның социаль-икътисади үсеше күрсәткечләренә җентекләп тукталды, Нурлат шәһәрендә һәм авылларда яшәүчеләргә уңайлы шартлар тудырырга ярдәм итүче дәүләт программалары, шулай ук авыл хуҗалыгы, икътисад, төзелеш, мәгариф һ.б. өлкәләрдәге эшнең башлангыч нәтиҗәләре турында сөйләде, авыл халкын актив булырга, төрле программаларда катнашырга, терлекләрнең баш санын киметмәскә чакырды.
«Без дә үз ягыбыздан терлекчелек белән шөгыльләнүче, мини-фермалар тоткан гаиләләргә ярдәм итәргә тырышабыз. Мәсәлән, быелдан һәр авыл җирлегендә сыер саву аппаратларын икешәр тапкыр бирә башлыйбыз», – диде Алмаз Сәлимович.
Җыенда Илшат һәм Юлия Әхмәтовлар гаиләсенә яңа сыер саву аппараты тапшырылды. "Бу безнең өчен бик зур ярдәм - Без биш сыер асрыйбыз, планда – киңәйтү, шушы максат белән күптән түгел бозаулар сатып алдык», – дип шатлыгын уртаклашты алар.
"Нурлат районында бүген барлык юнәлешләр буенча да зур эш алып барыла, әйтик, 7 мәктәптә капиталь ремонт бара, моны һәр районда да күрергә мөмкин түгел. Бу уку йортларына зур ярдәм, - диде Александр Шадриков. - Нурлатка килгән саен күңел сөенә – һәр җирдә нәрсәдер үзгәрә, яхшы якка үзгәрешләр бара, һәм иң мөһиме, нәрсә генә эшләнсә дә, иң беренче чиратта, бу сезнең район халкы өчен эшләнә. Бүген ничек кенә кыен булмасын, барлык Президент программалары тормышка ашырыла: мәктәпләр, балалар бакчалары ремонтлана, юллар төзелә, урам утлары яңартыла. Барлык Президент программалары һәм милли проектлар Нурлат районында да тормышка ашырыла. Бу, беренче чиратта, район башлыгы Алмаз Сәлим улы Әхмәтшин һәм аның командасы тырышлыгы белән башкарыла".
Авыл җирлеге башлыгы Равил Хисамов торак пунктларның социаль йөзен һәм аларның яшәү шартларын яхшырту буенча башкарылган эшләр турында сөйләде. Үз чыгышында игътибарны ул үзара салым программасына юнәлтте.
Шул ук көнне Кычытканлы һәм Төрнәс авыл җирлекләрендә дә җыеннар узды. Биредә район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов халык белән очрашты, шулай ук районның барлык хезмәтләре җитәкчеләре һәм оешмалар вәкилләре катнашты. Авыл халкы үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә һәм аларга җаваплар ала алдылар. Кайбер тәкъдимнәр эшкә алынды.