Нурлатлылар «Бердәм Россия» партиясенең “Әбиләрчә кайгырту " акциясенә кушылды

2022 елның 16 августы, сишәмбе

«Өлкән буын» партия проекты кысаларында игълан ителгән акция барышында җыелган җылы бәйләнгән киемнәр Донецк һәм Луганск халык Республикаларында яшәүчеләргә җибәреләчәк.

Милана Борисова шәһәрнең 1нче мәктәбендә укый, тиздән 4А классына барачак. «Бердәм Россия» партиясенең «Әбиләрчә кайгырту» акциясе турында аның әнисе Елена Анатольевна социаль челтәрләрдәге төркемдә сыйныф җитәкчесе хәбәреннән күрә һәм, ике дә уйламый, анда катнашырга хәл итә.

- Кайнанам Нина Филипповнаның куллары алтын, буш вакытында бәйләргә ярата. Өйдә ул бәйләгән яңа, киемнәр – свитер һәм яулык бар иде. Кызым белән аларны партиянең җирле бүлекчәсенә алып килдек, - ди Елена Анатольевна. - Алар йомшак, җылы. Салкыннардан алар кемнедер җылытачак, кемгәдер кирәк булачак һәм без моңа бик шат.

Шәһәрнең 4нче мәктәбе коллективы да беренчеләрдән булып акциягә кушылды. Бәйләнгән әйберләр салынган берничә пакетны мәктәп директоры, «Яшьлек» башлангыч бүлекчәсе секретаре Рәмис Фәсхетдинов үзе җирле бүлекчә башкарма комитетына алып килде.

- Акциядә укытучылар да, ата-аналар да, укучыларның әби-бабалары да актив катнашты. Алар Донбасс халкының хәленә битараф түгел, барысы да нәрсәдер ярдәм итәргә теләделәр. Бәйләнгән әйберләр арасында балалар өчен дә, олылар өчен дә төрле кием – салым бар, - ди Рәмис Хәмәтсалихович.

Акциягә сез дә кушыла аласыз. Бу көннәрдә дә партиянең җирле бүлекчәсендә (Хәмәдиев ур., 19, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге бинасы) бәйләгән әйберләрне җыю дәвам итә. Аларны эш көннәрендә 8:00 дән 16:00 гә кадәр китерә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International