Казанда яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең муниципаль автоном һәм бюджет яшьләр сәясәте учреждениеләренә грантлар республика конкурсына йомгак ясалды.
Халыкара яшьләр көнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең муниципаль автоном һәм бюджет яшьләр сәясәте учреждениеләренә грантларның икенче конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды.
Җиңүчеләр арасында-Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр формированиеләре үзәге дә бар. Аларны ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлеева һәм яшьләр эшләре буенча министрның беренче урынбасары Ринат Садыйков бүләкләде.
ТР яшьләр сәясәте муниципаль учреждениеләренең социаль әһәмияткә ия проектларына 22 миллионнан артык сум бүленгән.