Нурлат бердәмроссиялеләре «Чиста яр»экологик акциясенә кушылды

2022 елның 15 августы, дүшәмбе

Акция партиянең «Чиста ил» проекты кысаларында узды.

«Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе активистлары «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» белән берлектә «Чиста яр» экологик акциясе кысаларында Кондырча елгасы ярын җыештырды.

« Планетаны киләчәк буыннар өчен чисталыкта саклау мөһим икәнлеген аңлаганга, без бу акциядә катнашабыз. Елгаларның экологик торышы кешеләрнең әйләнә-тирәбезгә карата мөнәсәбәтен күрсәтә», - дип билгеләп үтте “Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Оксана Ермилова.

«Бердәм Россия»нең Нурлат җирле бүлекчәсендә хәбәр итүләренчә, экологик акция дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International