Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшләячәк

2022 елның 15 августы, дүшәмбе

2022 елның 23 августында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә гражданнарның хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча "кайнар линия" үткәрә.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, ТР ТКХ өлкәсендә иҗтимагый контроль региональ үзәге, ТР Дәүләт торак инспекциясе, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы, шулай ук «Татарстан Республикасының күпфатирлы йортлары белән идарә итүче оешмалар бердәмлеге" СРО вәкилләре гражданнарга бәхәсле хәлләрне аңлатуда ярдәм итәчәк.

Татарстан халкы «кайнар линия» телефоны буенча мәгълүмат ала ала: (843) 236-00-71. Шулай ук Whatsappка телефон +7 (939) 345-37-50 номеры буенча сорауларыгызны җибәрергә мөмкин. Консультация бирү вакыты: 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International