Казанда «Тормыш агачы» проекты кысаларында чуваш мәдәнияте бәйрәме узды

2022 елның 14 августы, якшәмбе

"Черек күл" паркында шәһәр халкы чуаш халкының традицияләре белән танышты.

Чарада агачтан кисү остасы Юрий Тимофеев, Нурлат районы чуаш милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Галина Терентьева актив катнашты.

Проект Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында оештырылды. Аның төп максаты-Идел буе халыкларының туган телләрен, аларның традицион мәдәниятен саклап калу һәм популярлаштыру. Ул Казан Мэриясе һәм Халыклар ассамблеясе тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә тормышка ашырыла.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International