Район һәм шәһәр башлыгы Алмаз Әхмәтшин төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2022 елның 14 августы, якшәмбе

Хөрмәтле төзүчеләр, төзелеш тармагы ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Төзүчеләр көне белән котлыйм!

Әлеге данлыклы һөнәр ияләре һәр чорда да мактау һәм хөрмәткә лаек. Чөнки төзүчеләр кешеләргә яңа йортларга күченү  шатлыгы бүләк итә, аларның тормышы өчен уңайлы шартлар тудыра. Нурлат районының төзелеш комплексы ел саен безне яңа объектлары белән сөендерә. Төзүчеләр тырышлыгы белән шәһәрдә һәм авылларда социаль-мәдәни билгеләнештәге объектлар, спорт мәйданчыклары, суүткәргечләр төзелә, балалар бакчалары, мәктәпләр һәм башка учреждениеләр капиталь төзекләндерелә. Алар торак пунктларыбызның йөзен үзгәртәләр, аларны заманча һәм уңайлы итәләр. Төзүчеләр, авыр хезмәтегез, һөнәргә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт сезгә.

Бәхәсез тәҗрибәләрен төзүчеләрнең яшь буынына тапшыручы тармак ветераннарына аерым рәхмәтемне җиткерәсе килә. Сезгә нык сәламәтлек, яңа һөнәри үрләр яулавыгызны, иминлек һәм тотрыклылык телим! Хезмәтегезнең нәтиҗәләре озак еллар Нурлат районы халкында горурлык хисләре уятсын!

Алмаз Әхмәтшин,

Нурлат районы һәм шәһәре Башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International