Нурлат интернат-йортында өлкәннәр һәм инвалидларга уңайлы яшәү шартлары тудырыла

2022 елның 13 августы, шимбә

Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүчеләр һәр көнне ишегалдында саф һавада йөри.

Биредә юл өслегенә брусчатка җәю төгәлләнгәч, тигез юлдан атлавы тагы да күңелле һәм күпкә уңайлырак та. Чөнки интернат-йортта яшәүчеләрнең төп контингенты – өлкән яшьтәге кешеләр, күбесе коляскада хәрәкәт итә, кемдер култык таяк белән генә йөри…

– Хәзер урамга чыгып саф һава сулап йөрү озаккарак та, озынрак һәм рәхәтрәк тә, чөнки брусчатка җәйгән җирдән коляска да җиңелрәк бара. Өстәвенә, брусчатка җәю белән генә чикләнмәделәр, агачлар астында аерым участок та ясалды,  – дип уртаклашты Григорий Белоус.

Нурлат инвалидлар җәмгыяте «Озын гомерлелеккә адымнар» конкурсында катнашу өчен гариза биргән проект нәкъ менә шуны күздә тоткан да инде. Аның максаты-өлкән кешеләрнең сәламәтлеген саклау һәм яхшырту. Анда җиңү интернат-йортта яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә лаеклы тормыш шартлары тудыру өчен тагын бер адым ясарга ярдәм иткән грант алып килде.

Интернат-йорт үз территориясендә җиләк-җимеш агачларыннан менә дигән парк өлешен булдырган.

– Өлкән буын кешеләре өчен табигатькә чыгу, аралашу мөмкинлеге бик мөһим, – ди картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт директоры Роберт Газизуллин. - Без интернат-йорт территориясен яшелләндерергә тырышабыз, бигрәк тә аның парк зонасын карыйбыз.

Ә юл өслегенә тротуар плиткасын салып, парк зонасы аз хәрәкәтләнүче кешеләр өчен тагын да уңайлырак булды, бу аларны яшел мохит белән якынайту өчен бик мөһим. Табигать белән элемтә аларның эмоциональ халәтендә дә уңай чагылыш таба, сәламәтлекне ныгытырга ярдәм итә, позитив кәеф өсти.

Рәмис Мөхәммәтҗанов интернат-йортта 20 елга якын яши. Ул бер минут та эшсез утыра алмый. Ә бу август көннәрендә рәхәтләнеп алма җыя, интернат-йортта яшәүчеләргә өләшә.

- Бездә шартлар бик яхшы. Безне кайгырту көндәлек ихтыяҗларны хәл итүдән генә тормый: тәмле итеп ашаталар, сәламәтлекне кайгырталар. Безгә табигатькә якынрак булырга мөмкинлек бирә торган өстәмә шартлар булдыру мөһим бит, – дип ул, әле генә җәелгән брусчаткалы юлдан интернат-йорт территориясендә урнашкан кечкенә парк агачлары күләгәсенә таба юл тотты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International