Нурлат муниципаль районы Башлыгы каршындагы эшмәкәрлек буенча район Советында эшмәкәрләр өчен бик күп яңа мәгълүмат яңгырады.
Очрашуны Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин ачты.
Биредә 6 мәсьәлә каралды.
Әйтик, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 12нче Федераль салым хезмәте идарәсе башлыгы урынбасары Алексей Сысуев цифрлы технологияләр һәм салым түләүчеләр өчен 2022-2023 елгы яңалыклар, заманча шартларда бизнеска ярдәм итү чаралары турында сөйләде. Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының төбәк вәкиле Данис Айнуллов Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының кече һәм урта бизнес субъектларына ярдәм итү чаралары турында сөйләде.
Шулай ук район территориясендә азык-төлек продукциясен сатучы сәүдә объектлары өчен санитар кагыйдәләрне үтәү мәсьәләләре дә күтәрелде, муниципаль милектәге буш, файдаланылмый торган күчемсез милек объектлары турында мәгълүмат бирелде, ике дәүләт телендә элмә такталар һәм реклама конструкцияләрен рәсмиләштерү мәсьәләсе күтәрелде, Нурлат районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов мохтаҗлар өчен түләүсез азык әзерләп тарату пункты эшчәнлеге турында сөйләде.
Шунда ук эшмәкәрләргә үзләрен борчыган сорауларны да яңгырату мөмкин булды.