Нурлат төзүчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Алмаз Әхмәтшин котлады

2022 елның 13 августы, шимбә

Нурлатның үзәк “Театр” скверында Нурлат районы төзүчеләрен хөрмәтләү тантанасы булды.

Нурлатлыларны һөнәри бәйрәмнәре – Төзүчеләр көне белән Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин котлады.

"Төзүчеләр көне - ул бөтенхалык бәйрәме.  Төзелеш белән бәйле булмаган кеше юк. Шуңа күрә барлык район һәм шәһәр халкын бәйрәм белән котлыйм. Барыгызга да сәламәтлек, уңышлар телим», – дип ул, төзүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм иң осталарына ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының Мактау грамоталарын, Нурлат районы башлыгының Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды. Район башлыгы тармак ветераннарын аерым котлады, Рәхмәт хатлары белән бергә бүләкләр дә тапшырды.

Бәйрәм районның талантлы артистлары, балалар иҗат коллективлары әзерләгән концерт программасы белән дәвам итте.  Бәйрәм концерты Казаннан "Лето" кавер-төркеме чыгышы белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International