Нурлатның «Гармония» үзәге белгечләре авылларга чыгып күчмә консультация үткәрде

2022 елның 12 августы, җомга

ГБУ «Гармония» үзәге белгечләре Сәләнгеш авыл җирлегендә яшәүчеләр арасында күчмә консультация үткәрде.

Күп балалы, тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр, мөмкинлекләре чикле балалар аерым игътибар зонасында.

 

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече тарафыннан гражданнарны кызыксындырган сораулар буенча кабул итү оештырылды, гражданнар социаль хезмәт күрсәтү үзәге тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеге белән танышты, аларны күрсәтү шартлары аңлатылды.

Бу катлаулы вакытта нәкъ менә халыкның социаль яктан якланмаган катламнарына аларның кайдан квалификацияле ярдәм алу мөмкинлекләрен белү мөһим, дип хәбәр ителә үзәкнең социаль челтәрләрдәге битендә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International