Казанда «Татарстан Республикасында методик хезмәтне үстерү» темасына Форум узды.
Биредә Татарстанның муниципаль һәм төбәк методик хезмәтләре җитәкчеләре һәм 500 дән артык методист, шулай ук Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы Академиясе вәкилләре һ. б. катнашты.
Форум эшендә сигез кешедән торган Нурлат делегациясе дә катнашты. Биредә Татарстан мәгариф системасында методик хезмәтне үстерү өстенлекләре турында сүз барды, педагогик хезмәткәрләрне һәм идарә кадрларын фәнни-методик тәэмин итүнең бердәм системасын булдыру шартларында методик хезмәтне трансформацияләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шулай ук форум кысаларында Татарстан Республикасы методик хезмәте ветераннарын хөрмәтләү тантанасы узды.