Кеше ваемсызлыгы һәм ветеринария-санитария таләпләрен катгый кабул итмәү Татарстан Республикасы Спас районының шәхси ярдәмче хуҗалыклары территориясендә дуңгызларның үләксәләреннән алынган патологик материал үрнәкләрен лаборатор тикшерү нәтиҗәләре буенча авыру ачыклануына китерә.
Агымдагы елның 10 августында Татарстанның Югары Ослан районында гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Килде авыл җирлегендә дә дуңгызларда Африка чумасы табылган. Дуңгызларда африка чумасын авыруы җирле лабораториядә, белгечләр үле хайваннар органнарын тикшергән вакытта ачыкланган. Алынган нәтиҗәләрдән соң биш чакрымлы зонада ачыкланган учак урыныннан карантин зонасы игълан ителгән.
Үткәрелгән анализ күрсәткәнчә, АЧС буенча эпизоотик хәлнең тискәре үсешенә хайваннарның һәм терлекчелек продукциясенең, беренче чиратта, физик затлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар арасында контрольдә тотылмавы сәбәп булып тора.
Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 28.01.2021 ел, № 37 боерыгы белән расланган африка дуңгызлар чумасы учакларының таралуын булдырмауга һәм бетерүгә юнәлдерелгән профилактик, диагностик, чикләү һәм башка чараларны гамәлгә ашыруның ветеринария кагыйдәләре нигезендә оештыру-хуҗалык һәм ветеринария-санитария чаралары комплексы үткәрелә.
Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Россия Федерациясе дәүләт чигендә һәм транспортта чик буе ветеринария контроле бүлеге инспекторлары тарафыннан агымдагы елның 1 нче декабрендә Казанның тикшерү пункт зонасында төрле илләргә чыгарыласы һәм Татарстанга кертеләсе азык-төлекләр тикшерелеп озатыла:
Шуңа бәйле рәвештә Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республиканың дуңгызчылык хуҗалыклары җитәкчеләренә, дуңгызлар булган шәхси ярдәмче хуҗалыклар җитәкчеләренә, авыруны китереп чыгаруга юл куймау өчен профилактик чаралар турында истә тоту, иң мөһиме республикада бу авыруның таралуына юли куймаска кирәк.
Хөрмәтле республикабызда гомер итүчеләр! Республиканың бу аеруча куркыныч авыру буенча иминлеге сезнең уяулыкка, аңыгызга бәйле!
Дуңгызларда Африка чумасы авыруы турында шикләнгән очракта, хайваннарның хуҗасына бу хакта районның дәүләт ветеринария хезмәте белгечләренә кичекмәстән хәбәр итәргә һәм авыруларны һәм дуңгызлар авыруы буенча шикле булган хайваннарны суюны һәм дуңгыз итен сатуны туктату мөһим.
АЧС профилактикасына бәйле сораулар барлыкка килгәндә, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлегенә түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгать итегез: (843) 278-93-53.