Нурлат районы эшмәкәре Төрнәс авылында урнашкан балалар бакчасына матди ярдәм күрсәтте

2022 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

Шәхси эшмәкәр Алмаз Гайнуллин Төрнәс авылындагы «Салават күпере» балалар бакчасына төзелеш материаллары белән ярдәм итте. Мөдир Марина Питуганова сүзләренә караганда, 1958 елда төзелгән учреждение өчен бу бик кирәкле ярдәм: ул идәннәрнең бер өлешен ремонтларга мөмкинлек биргән. Алмаз Гайнуллин узган ел да балалар бакчасына хәйрия ярдәме күрсәткән.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International