“Чишмәкәй” балалар бакчасында терроризм куркынычы янаганда хезмәткәрләрнең һәм тәрбияләнүчеләрнең эш-гамәлләре буенча өйрәнү күнекмәләре үткәрелде

2022 елның 10 августы, чәршәмбе

Тренировка мәгариф идарәсе һәм Росгвардия оешмасы белән берлектә оештырылды.

"Запас чыгу юллары һәм тревога сигнализациясе, объектны автомат рәвештә янгынга каршы саклау чаралары һәм элемтә чаралары торышы тикшерелде", - диде балалар бакчасы мөдире вазыйфаларын башкаручы Ксения Тарасова.

Аның сүзләренә караганда, мәктәпкәчә белем бирү оешмасында өйрәнү күнекмәләре террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча чаралар планы буенча елга ике тапкыр уздырыла. Тәрбияләнүчеләр белән тематик әңгәмәләр һәм хезмәткәрләр белән инструктажлар үткәрелә. Шуңа күрә эвакуация игълан ителгәч тә, барысы да бердәм һәм аңлап, куркып калмыйча бинадан чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International