Утырыш эшен район һәм Нурлат шәһәре башлыгы Алмаз Әхмәтшин алып барды.
Көн тәртибенә биш мәсьәлә кертелгән иде: 2022 елның агымдагы чорында чит ил гражданнары белән бәйле оператив хәлләр, Нурлат муниципаль районында беренче яртыеллыкта этникара мөнәсәбәтләр торышы, районда дини оешмалар эше, Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге эше, шулай ук бүгенге көндә актуаль булган башка темалар турында фикер алыштылар. Дини һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек Советы әгъзалары һәр мәсьәләне җентекләп карады, тиешле карарларны кабул итте.
Утырыш эшенә район башлыгы Алмаз Әхмәтшин нәтиҗә ясады.