"АгроИнвест"идарәче компаниясе хуҗалыклары кырларыннан суктырылган бодай, арыш һәм көнбагыш махсус сатып алынган җиңсәләргә салыначак.
Аэропорт территориясендә бу көннәрдә зур җанлылык күзәтелә. Ашлык төягән машиналар мәйданның бер ахырында бер-бер артлы бодайны бушата, ә эшчеләр биредә аларны махсус техникага төяп, янәшәдәге махсус җиңсәләргә сала. Быел уңышның аеруча мул булуын исәпкә алып, элеваторда бөртеклеләрне һәм майлы культураларны саклауның менә шундый өстәмә ысулын тапканнар.
- Элеваторның үзендә 96 мең тонна ашлык саклау мөмкинлеге бар. Урак әле башланды гына, ә предприятиедә саклауга 30 мең тоннадан артык ашлык салынган инде. Шуңа күрә "АгроИнвест" идарәче компаниясе генераль директоры Рәис Әхтәм улы Сөләйманов тарафыннан бодай, арыш һәм көнбагышны яхшы саклау өчен чаралар сатып алу турында карар кабул ителде, – диде Нурлат элеваторы генераль директоры Мансур Гайфуллин. - Бу технология Нурлат элеваторында ашлык саклау мөмкинлеген тәртипкә китерәчәк. Хәзерге вакытта элеваторда көнгә 4,5 мең тонна бөртекле культуралар кабул ителә. Шуларның 1,5 меңе, лабораториядә тикшерелгәннән соң, бирегә китерелә, шуннан соң курыкмыйча җиңсәләргә салына.
Биредә предприятиенең 5 хезмәткәре эшли. Рифгать Сафин һәм Рәмис Зарипов процессны зур игътибар белән күзәтәләр, вакыт-вакыт үлчәгеч төшереп махсус билгеләр куеп, үлчәп алырга да онытмыйлар. Аларның киңлеге 43-44 сантиметрдан артмаска тиеш, югыйсә аларның саклану сыйфаты бозылырга мөмкин", - дип аңлатты алар.
60 метр озынлыктагы һәм 185 тонна сыйдырышлы җиңсәгә әлегә 16 мең тонна бөртекле культуралар салу планлаштырыла. Предприятие 50 данә җиңсә сатып алган, тагын шул кадәр үк китерерләр дип көтелә. Баш инженер Флорис Әбделвәлиев сүзләренә караганда, саклау технологиясен үтәгәндә бөртеклеләрнең дымлылыгы 14-15 проценттан артмасын өчен, җиңсәдә орлыкны 1 елга кадәр тотарга мөмкин. Бу көннәрдә һава торышы да уңай, корылык та уңай тәэсир итә, бу исә әзер продукт салырга мөмкинлек бирә.
- Бу технология теләсә кайсы вакытта ашлыкны салып һәм эшләп бетерергә, шулай ук сатып алучыларга төяп җибәрү өчен әзерләргә мөмкинлек бирә. Бу Нурлат элеваторында төп савытлар бушагач тормышка ашачак, - диде Мансур Минхадый улы.
Нурлат элеваторы ашлыгын саклау буенча өстәмә мәйданчык 2 постта тәүлек буе сак белән тәэмин ителгән. Димәк, Нурлат игенчеләре тарафыннан үстерелгән уңыш өчен бөтен яктан да тыныч булырга мөмкин.