73нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге хезмәткәрләре объектларда янгыннан саклау системаларын тикшерәләр.
1 августтан 12 августка кадәр “Нурлатнефть” НГДУсы объектларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан объектлар вәкилләре белән берлектә җитештерү җиһазлары, янгыннан саклау системалары һәм склад бүлмәләренең янгынга каршы торышы тикшерелә.
«СК» Континент»ҖЧҖ хезмәткәрләре белән тикшерү һәм инструктаж үткәрелде, дип хәбәр итә 73нче ПСЧ инспекторы Ринат Бадыйгин.