Нурлаттан Федор Кульметьевны кече улы хезмәт иткән часть көнен бәйрәм итүгә чакырдылар

2022 елның 10 августы, чәршәмбе

Донбассны азат итү буенча махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Андрей Кульметьев гаиләсе Росгвардиянең Идел буе федераль округының махсус билгеләнештәге 5598 26 отрядының хәрби часть көнен бәйрәм итүгә чакыру алды.

Нәкъ менә шунда хезмәт иткән Андрей.

Тантана Казан шәһәрендә узды. Анда Андрейның әтисе Федор Иванович Кульметьев катнашты.

- Бик җылы каршы алдылар. Россиянең төрле шәһәрләреннән, төбәкләреннән килгән вәкилләр бар иде. Актлар залында махсус бүлек хәрбиләренең үз бурычларын ничек эшләүләрен күрсәттеләр. Мөхтәрәм кунаклар, шул исәптән Казан шәһәре хәрби гарнизоны прокуроры, Татарстан Эчке эшләр министрының Росгвардия буенча урынбасары чыгыш ясады. Часть командиры барысын да сәламләде, - дип хатирәләре белән уртаклашты Федор Иванович.

Аңа тантаналы рәвештә улы Андрей Кульметьевка лаеклы рәвештә тапшырылга тиешле кызыл берет тапшырылды.

Митингтан соң “Россия Федерациясенә хезмәт итәм” мемориаль комплексына чәчәкләр салынды.

– Безнең өчен-уллары хәрби операциядән кайтмаган гаиләләр өчен бу очрашу онытылмас хатирәләр калдырды. Бик дулкынландыргыч булды, - диде ахырда Федор Кульметьев.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International