Әлеге федераль хезмәт Россиянең барлык төбәкләрендә дә физик һәм юридик затларга – автомобиль транспорты хуҗаларына-Россия Федерациясе Милли гвардиясе Федераль хезмәтенең ведомстводан тыш сак территориаль бүлекчәләре тарафыннан күрсәтелә.
"Авто сак комплексы үз илебездәге эшләнмә булып тора һәм үз эченә иң заманча технологияләрне ала. Хокукка каршы килгән гамәлләр кылырга омтылганда, «тревога» сигналы ведомстводан тыш сакның үзәкләштерелгән күзәтү пультына керә. Идарәнең дежур пульты реаль вакыт режимында транспорт чарасының урнашу урынын (хәрәкәтен) күзәтеп тора һәм хокук бозуларны булдырмау өчен тоткарлау төркемнәренең гамәлләрен координацияли", - дип билгеләп үтте Росгвардиянең ТР буенча Нурлат районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге башлыгы Илназ Габделвәлиев.
Проект гомуми файдаланудагы транспортта хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау буенча Росгвардиянең ведомстводан тыш сак хезмәтенең нәтиҗәле практикасын бөтен җирдә таратуга ярдәм итү максатларында тормышка ашырыла. Мондый чараларның үзенчәлеге булып көч ведомствосы хезмәткәрләренең реаль вакыт режимында Хокук бозуга турыдан-туры җавап бирүе яки транспорт чарасы хуҗасына аны башкару мөмкинлеге барлыкка килүгә каршы торуны тәэмин итә.
Әлеге чаралар пассажир транспорты объектларында террорчылык янавын булдырмау очрагында да нәтиҗәле.
Тулырак мәгълүматны 8 (84345) 2-32-50 телефоны буенча яки Нурлат шәһәре, Складская ур., 2 й. адресы буенча белергә мөмкин.