Нурлатның «Кондырча» паркында пляж волейболы буенча ярышлар узачак

2022 елның 9 августы, сишәмбе

Ярышлар илдә 13 августта билгеләп үтелүче физкультурачылар көне уңаеннан узачак.

Физкультурачылар көне-ул профессиональ спортчылар бәйрәме генә түгел. Аны иртән йөгерүчеләр дә, зумба биючеләр дә, велосипедта йөрүчеләрне дә билгеләп үтә ала.

«Кондырча» паркында узачак ярышларга пляж волейболын яратучылар чакырыла.

Башлана 11.00 сәгатьтә.

Катнашу өчен табибның мөһере һәм имзасы белән таныкланган гариза булу мәҗбүри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International