Алмаз Әхмәтшин наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышын үткәрде

2022 елның 9 августы, сишәмбе

Нурлатта наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышында өч мәсьәлә каралды.

Комиссия рәисе Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин комиссия әгъзаларын фикер алышуга чыгарылган мәсьәләләр белән таныштырды. Шулай итеп, башта комиссия секретаре Марина Абрамованы алдагы утырыш беркетмәсен үтәү буенча тыңладылар.

Аннары чираттагы мәсьәлә буенча Бикүле авыл җирлеге башлыгы Алсу Шакирова, Иске Чаллы авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Татьяна Шаронова чыгыш ясадылар. Теманы Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат бүлеге начальнигы урынбасары Айдар Гыйзетдинов, район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге баш белгече Эльнара Азизова дәвам иттеләр. Комиссия рәисе күп эшләр һәм зур күләмле эш башкаруны билгеләп үтсә дә, киләчәктә дә шул тәртиптә дәвам итү бурычын куйды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International