Нурлат кызы «Иҗади яңалык» Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды

2022 елның 9 августы, сишәмбе

Раиса Кузьмина балалар һәм яшьләр өчен «Иҗади яңалык» XVI Бөтенроссия онлайн-конкурсында 1нче урынны яулады.

«Чуваш халкының традицион УЯВ бәйрәме» дигән конкурс эшен Раиса "Халык традицияләре һәм кәсепләре» номинациясендә тәкъдим итте.

15 яшьлек Раиса өчен катнашып, призер һәм җиңүче булган беренче генә бәйге түгел. Раиса сүзләренчә, аңа чуаш халык мәдәниятен тәкъдим итү, халык җырларын җырлау бик ошый. Ул берничә тапкыр «УЯВ» район бәйрәмендә призлы урыннар яулап, «Чăваш пики»конкурсы  җиңүчесе дә булган.

"Конкурска гариза биргәндә, катнашучылар саны 135 меңгә якын булуын күргәч, бик дулкынландым. Беренче заявканы «Костюм һәм баш киемнәре» номинациясенә юлладым һәм баш киемле чуаш халык күлмәкләрен тәкъдим иттем. Бу номинациядә мин икенче урынны алдым», - дип сөйли кыз.

Тик моның белән генә тукталып калмаска булган һәм «УЯВ»бәйрәменнән видео һәм фотографияләрне конкурска җибәргән ул. Бу эш Нурлат кызына 1нче урынны китергән.

Бу сәләтле кызның планнарында төрле конкурсларда катнашу, төрле шәһәрләргә бару, чуаш халык гореф-гадәтләре, йолалары белән танышу да күздә тотыла.

Аңа иҗат юлында уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International