Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы кооперативларына субсидияләр бирүгә гаризалар кабул итү башланды

2022 елның 9 августы, сишәмбе

Татарстанда авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына субсидияләр бирү буенча сайлап алуны уздыру өчен гаризалар кабул итү башланды.

Субсидияләр 2022 елның 1-2 кварталында «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе» федераль проекты кысаларында федераль бюджеттан финанслана торган чыгымнарның бер өлешен каплауга биреләчәк.

Субсидияләр бирү тәртибе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Аерым юнәлешләр буенча агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме чаралары турында»2021 ел, 30 июнь, 514 нче карары белән расланган.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында субсидияләр бирү тәртибе, документлар рәвешләре һ. б. турында мәгълүмат урнаштырылган.

Электрон адрес: Ruslan.Hafizov@tatar.ru к

Элемтә өчен телефон: (843) 221 76 85.

Документлар 11 августтан 20 августка кадәр эш көннәрендә 8:00дән 16:00га кадәр (тәнәфес 12:00 дән 12:45 кә кадәр) түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеевская урамы, 36нчы йорт, 3нче кат, 307нче кабинет.

Фото: ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International