Утырыш эше белән комиссия рәисе-Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелек итте.
Террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе секретаре Владимир Борисов үз чыгышында районда йөкләмәләрнең үтәлеше турында сөйләде.
Район мәгариф учреждениеләренең террорчылыкка каршы якланганлык торышы турында мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Наталья Хәмидуллина сөйләде.
Район объектлары (территорияләре) иминлеге паспортларын актуальләштерү буенча эш барышы турында «Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча идарәсе "ФДКУ филиалы – Нурлат районы буенча ОВО начальнигы урынбасары Александр Еремеев сөйләде.
Терроризмны булдырмауны профилактикалау муниципаль программасын тормышка ашыру, шулай ук аны финанслау нәтиҗәләре турында “Финанс-бюджет палатасы» МКУ рәисе Лилия Исмәгыйлева һәм «Форпост» МБУ директоры Илгиз Сәйфуллин хәбәр иттеләр.
Кешеләр күпләп була торган урыннарда террорчылыкка каршы яклануның торышы мәсьәләләре белән Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары вазыйфаларын башкаручы Илнур Бәхтияров чыгыш ясады.
Шулай ук комиссия әгъзалары Биләр Күл һәм Бикүле авыл җирлекләре башлыкларының профилактика эшенең торышы турында докладларын да тыңлады.
Утырышка район башлыгы Алмаз Әхмәтшин нәтиҗә ясады.