Татарстанда «Экология» милли проекты кысаларында 2865 га мәйданда урман торгызу һәм үрчетү эшләре үткәрелгән

2022 елның 8 августы, дүшәмбе

Республикада «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проектын «Урманнарны саклау» федераль проектының «Экология»милли проектын тормышка ашыру дәвам итә.

Аның кысаларында, агымдагы елның 8 августына Татарстанда 2865,1 га мәйданда урман торгызу һәм үрчетү эшләре башкарылды, шул исәптән урман культураларын утырту – 1412,5 га, урман үрчетү – 104,6 га, катнаш урманны торгызу – 4 га, табигый урман торгызу-1344 га.

"План нигезендә, 754 гектар мәйданда табигый урман торгызу буенча чараларны башкарасы калды, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов. - Урманнарны яңадан торгызуның бу ысулы туфрак өслеген минеральләштерү, агач ауганда туфракның өске катлавына зыян китермичә кыйммәтле токымнарның үсентеләрен табигый яңарту өчен шартлар тудыруны күздә тота”.

"Эшләрне тәмамлау вакыты - агымдагы елның сентябренең беренче декадасы, - дип өстәде Илгизәр Зарипов. – Шулай ук төбәк проекты буенча ведомство карамагындагы учреждениеләр – урман хуҗалыклары белгечләре тарафыннан базислы урман питомникларындагы чәчүлекләрне карау һәм урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү буенча чаралар үткәрелә. Хәзерге вакытта каен орлыкларын җыю тулы куәтенә бара".

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International