Россиянең төрле төбәкләрендә кош гриппы белән авыручы кош-корт саны арту сәбәпле, район ветеринария берләшмәсе саклык чараларын көчәйтергә чакыра.
- Соңгы 10 көндә генә дә Россиянең 16 төбәгендә кош гриппы очраклары ачыкланды. Кош гриппы кеше өчен куркыныч булмаса да, аның таралуы кошчылыкка зур зыян китерә, – диде ветеринария берләшмәсе башлыгы Илнур Хәнәфиев. - Шуңа күрә без шәһәр халкын, авыл халкын, шәхси ярдәмче хуҗалыкларында кош-корт асраучы фермерларны төп кагыйдәләрне үтәргә чакырабыз.
Аны бикләп кенә асрарга, башкалар белән йөрүен булдырмаска киңәш ителә. Хәзер район торак пунктларында каз, үрдәк, чебиләр сатучыларны очратырга мөмкин. Кош-корт сатып алырга ашыкмагыз, ветеринария документлары бармы, дип кызыксыныгыз. Алар булмаганда бу хакта ветеринарларга хәбәр итүегезне сорыйбыз.
Кошларны рөхсәт ителгән урыннарда гына Нурлатта үзәк базар территориясендә Ленинград урамы ягыннан кергән якта сатып алырга рөхсәт ителә. Биредә сатыла торган кош барлык ветеринария таләпләренә җавап бирә. Кошчылык белән шөгыльләнүче фермер хуҗалыкларына да катгый таләпләр куела – биредә кош-кортны ябып тоту сакланырга тиеш, хуҗалыкта кошлар күпләп авырган яки кырылган очракта, кичекмәстән безнең ветеринария берләшмәсенә 2-58-26 телефоны яки участок ветеринария табибларына хәбәр итүегезне сорыйбыз. Кош гриппының төп симптомнары: йомырка салу кискен кими, кош ашаудан баш тарта, сулыш органнарын һәм борын куышлыгын томалаучы куе лайла килә башлый, авыр гырылдап һәм өзек – өзек сулый, тәненә кайнарлана, невроз һәм бизгәк тота, көчле сусау барлыкка килә, муен һәм канатлары кәкрәя һ. б.