Рөстәм Миңнеханов Нурлат ат заводында һәм ат спорты мәктәбендә булды

2022 елның 8 августы, дүшәмбе

спорты мәктәбендә булды

Татарстан Президенты районга эш сәфәре кысаларында «Татнефть» ГАҖнең социаль объектлар белән идарәсенең Нурлат ат заводында булды.

Рөстәм Нургалиевич аның территориясенә аяк басуга ук  манежы һәм ат спорты мәктәбе булган ат заводы конструкциясенең үзенчәлеген һәм матурлыгын билгеләп үтте.

Ат спорты мәктәбенең административ-көнкүреш корпусы уку сыйныфын, тренерлар, киенү-чишенү бүлмәләрен, душ бүлмәләрен үз эченә ала. Ул манежга җылы белән тоташкан. Ул шулай ук уңай тәэсирләр генә калдырды.

Манеж 2020 елда «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Мәганов инициативасы буенча төзелгән иде. Манежның кырының аскы яктан су сиптерелә торган еврогрунты ат спорты белән шөгыльләнүҗт һәм атка атланып йөрү өчен барлык технологияләрне дә истә тотып махсус эшләнгән, ул атлар өчен максималь дәрәҗәдә куркынычсыз. Грунт өчен кварцлы комны Ульяннан кайтарганнар.

- Наил Өлфәтович-ватанпәрвәр, куелган бурычларны күтәреп ала, – Президентның бу сүзләрен ат заводына бирелгән югары бәя буларак бәяләргә мөмкин. Атлар белән бәйле барлык нәрсә татар мәдәниятенең тарихи символы булып тора бит. – Безгә мондый үзәкләр кирәк, - дип билгеләп үтте Рөстәм Нургалиевич. - Атсыз татар-бөтенләй татар чын татар түгел. Һәркем үз атын булдырырга тырышырга тиеш. Бу-безнең мәдәниятебез. Әйтергә кирәк, Нурлат ат заводы аны тәрбияләп кенә калмый, аны үстерә дә. Чөнки үсеп килүче буын арасында ат заводы базасындагы ат спорты мәктәбенең  популярлыгы арта бара. Ә аларның уңышлары үзләре өчен сөйли.

Президент та моңа сөенүен белдерде: манежның бер почмагында ат спорты мәктәбендә шөгыльләнүчеләрнең бүләкләре – кубоклары урын алган. Рөстәм Нургалиевич балалар белән сөйләшергә дә өлгерде. Бу очрашу истәлеге булып хәзер биредә яшь җайдакларның Татарстан Президенты белән бергә төшкән фотосурәтләре дә сакланачак. Хәер, трибуналардагы тамашачылар да игътибардан читтә калмады.

- Ошыймы? – дип мөрәҗәгать итте аларга Рөстәм Миңнеханов.

- Әйе! Шәп! - шундый сорауны гына көткәндәй, малайлар һәм кызлар кычкырып җавап бирделәр. Алар әти-әниләре белән бергә манежда тренировкаларны карадылар. Әмма, нурлатлыларның күпчелеге, моннан тыш та, мәһабәтле юртаклар һәм кечкенә пониларны яныннан күрү мөмкинлегенә сөенде.

- Нурлат ат заводында без берничә токымлы, нигездә, чиста токымлы чабышкы атлар үрчетәбез,  – диде ат заводы директоры Наталья Корнеева. – Моннан тыш, биредә юртак токымлы америка, Француз, рус атлары да бар атлар да бар. Һәм, әлбәттә инде, шетленд понилары. Алар безгә ат-спорт мәктәбен үстерү өчен кирәк.

Наталья Васильевна сөйләвенчә, хәзер ат спорты мәктәбендә 25 бала шөгыльләнә. Алар арасында чемпионнар да бар инде. Аня Тукмакова-аларның иң кечкенәсе. Бары бер ел гына ат спорты мәктәбендә шөгыльләнә, ә инде Казанда узган ярышларда беренче урынны яуларга өлгергән.

– Миңа каршылыкларны узу бик ошый, һәм мин үз понием Пышканы бик яратам, – диде кыз, атының ялыннан сыйпап. Ә менә шәһәрнең 1нче мәктәбе укучысы Юлиана Закирова тәҗрибәле җайдак дип әйтергә мөмкин – ат спорты белән 5 ел шөгыльләнә.

- Атымның кушаматы Кадриль Арт дип атала, ул чиста токымлы. Миңа барыннан да бигрәк стартка чыгу ошый. Элегрәк выездка белән шөгыльләнә идем,  әмма конкурга күчтем, – дип уртаклашты Юлиана. -Узган ел Сарытауда Франт кушаматлы ат белән Идел буе федераль округы чемпионатында һәм беренчелегендә катнашып, 2 нче урынны алдым.

Кыз активында Актүбәдә яуланган 1нче урын да бар, Саба районында узган бәйгедә абсолют җиңүче булган ул, Казандагы ат чабышларында да призлы урынга лаек булган. Ә тиздән Нурлат ат-спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр янә үз осталыкларын күрсәтәчәкләр-13 августта алар Әлмәт районының Кичүчат авылында узачак ярышларда катнашачаклар. Анда да аларны уңыш көтә дип өметләнәбез, югыйсә, Нурлат сүзе “нурлы ат” сүзтезмәсеннән ясалган бит һәм анда безнең район вәкилләре һичшиксез җиңәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International