Алмаз Әхмәтшин тимерьюлчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

2022 елның 7 августы, якшәмбе

Кадерле тимер юлчылар, хөрмәтле тармак ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – тимер юлчылар көне белән котлыйм!

Сез мөһим һәм кирәкле эш башкарасыз-корыч магистральләрнең төзеклеген, тимер юл транспортының тотрыклы эшен, йөк һәм пассажирлар күчерүнең иминлеген тәэмин итәсез.

Нурлат өчен тимер юл аерым әһәмияткә ия. Шәһәребез тарихы шуннан  башлана. Стратегик объект буларак ул Бөек Ватан сугышы елларында да мөһим урыны алып тора. Хәзер, тыныч тормышта да, аның илебез икътисадындагы роле бәяләп бетергесез.

Тимер юлчылар – авырлыклардан курыкмаучы хезмәт сөючән, намуслы кешеләр. Тимер юл комплексының уңышлы эшчәнлеге, беренче чиратта, сезнең тәҗрибәгезгә, белемнәрегезгә нигезләнә.

Сез тармакның казанышлары һәм уңышлары, аның тарихындагы данлыклы сәхифәләр белән хаклы рәвештә горурлана аласыз.

Һөнәри бәйрәмегездә сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, уңышлар һәм иминлек телим. Тормыш юлыгызда семафорның бары яшел уты гына янсын!

Алмаз Әхмәтшин, Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International