Якушкино авылында Михедюковлар нәселенең чираттагы очрашуы булды.
Фанфара тавышлары яңгыравы тынды инде. Ләкин Якушкино авылында яшәүче Михедюковлар нәселенең чираттагы очрашуы турындагы хис - кичерешләр, хатирәләр, күптән түгел генә якыннары, туганнары белән бергә күрешүдән туган хисләр йөрәктә әле дә тынмый.
Бу гаилә бәйрәменә, биш ел элек узган шундый ук очрашудан соң ук әзерлә башлаган иделәр. Нәкъ менә шул вакытта кунаклар биш елдан соң очрашырга һәм бу бәйрәмне традицион итәргә теләк белдерделәр дә. Әйттеләр дә, эшләделәр дә.
Очрашу кабатланмас тәэсирләр уятты. Бәйрәм матур узды.
Кунаклар иртән генә мондый очрашуларны ел саен оештырырга дигән теләк белән таралыштылар һәм очрашу урынында җиләк-җимеш бакчасы төзергә дигән тәкъдим керттеләр.